Зәй офыклары

Татарстан буенча Роспотребнадзор: Коронавирустан прививика ясаткан республика халкы саны 70 процентка якыная

Татарстанда балигъ булган кешеләр санының 67 проценты коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

- Бүгенге көндә өлкәннәрнең 67 проценты прививка ясаткан, - дип ачыклык кертте спикер.

Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80 процентына прививка ясатырга кирәк. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә һәм студентларга вакцинация ясау элеккечә үк актив түгел, дип өстәде.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, халык ревакцинация узу буенча актив тъгел, бу килеп туган эпидситуациядә зур хата булып тора, дип өстәде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: