Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Татарстан елгаларында тәүлек буе 10 коткаручы посты кизү тора

22 ноябрьдән Татарстан елгаларында тәүлек буе ун коткаручы посты кизү тора.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында куркынычсызлык бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте.

Спикер хәзерге вакытта сулыкларда боз бик юка, аңа чыгарга ярамый, дип кисәтте. Бу бигрәк тә балык тотарга яратучыларга кагыла.

-Татарстанлыларның боз астына китүе очраклары да булды инде, аларның берсе үлем белән тәмамланды. Бу республиканың Чистай районында булган, боз астына ир – ат төшеп һәлак булды, - дип сөйләде Гаязова.

Бозга калынлыгы 10 сантиметр чамасы булганда гына чыгарга мөмкин. Әгәр кеше юка бозга чыккан икән, аңа ике мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев