Зәй офыклары

Татарстан халкына җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирә алу мөмкинлеге бар

Татарстан халкы интернетта халыкка хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлеген бәяли ала.

31 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы халкы интернетта халыкка хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлеген бәяли ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Сораштыруга сылтама белән баннерлар «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталында, Татарстан Хөкүмәте рәсми порталының һәм республика муниципаль берәмлекләре порталының башлангыч битләрендә, шулай ук төбәк Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Сораштыруны турыдан-туры https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча үтәргә дә була.

Сораштыру аша «транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын, юл өслеген, су, электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыру дәрәҗәсен» һәм муниципаль берәмлекләр эшенең башка юнәлешләрен бәяләргә мөмкин.

Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре бары тик муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен генә кулланылачак.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча республика дәрәҗәсендә югарыда телгә алынган структураларның эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарларын эшләү күздә тотыла. 2020 елда сораштыруда 12 меңнән артык татарстанлы катнашкан иде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: