Зәй офыклары

Татарстан Матбугаты көне уңаеннан "Зәй-информ" хезмәткәрләре бүләкләнде

19 май - Татарстан Матбугаты көне.

Һөнәри бәйрәмнәре - Татарстан Матбугаты көне уңаеннан бер төркем "Зәй-информ" хезмәткәрләре бүләкләнде.

"Зәй-информ" җитәкчесе Гөлнара Феофанова техник хезмәткәрләргә һәм журналистларга диплом һәмм Рәхмәт хатлары тапшырды.

"Новый Зай" газетасы компьютер весткасы операторы Марина Янкина - Зәй районы башлыгы Мактау грамотасы, "Зәй-информ"ның менеджерлары Кадрия Хәсәншина, Гөлфия Шәйхразиева, "Зәй офыклары" компьютер весткасы  операторы Гөлназ Ходжаева Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен "Новый Зай" корреспонденты Айгөл Яруллинага "Татамедиа" массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы Мактау грамотасы тапшырылды.

- Сез барыгыз да "Зәй-информ"да озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйган шәхесләр, эшегезгә иҗади якын килеп, чын күңедегезне биреп эшлисез. Алга таба сезгә уңышлар, сәламәтлек телим, - диде Гөлнара Феофанова.

Энҗе Әгъләмова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: