Зәй офыклары

Татарстан предприятиеләренә чит илләрдән сатып алу өчен 2 миллиард сумлык ташламалы кредитлар биреләчәк

Татарстан предприятиеләре чит илдән кертелгән продукция сатып алуларга ташламалы кредит бирү программасыннан файдаландылар.

Банкларга республика предприятиеләреннән якынча 2 миллиард сумлык 7 гариза бирелгән. Россия Банкының агымдагы төп ставкасы 9,5 процент булганда, ташламалы ставкасы 5,85  процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Икътисад һәм гражданнар өчен мөһим булган чит ил продукциясен сатып алуны хуплау турында карар Россия Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның маенда кабул ителде.

Чит илдән кертелгән өстенлекле продукция исемлегендә - азык-төлек товарлары, дарулар, фармацевтика продукциясе, транспорт чаралары, төзелеш материаллары, төрле станоклар, авыл хуҗалыгы машиналары, электроника.

Ташламалы кредитлау предприятиеләргә агымдагы чыгымнарны киметергә һәм кирәкле товарлар һәм ресурслар белән тәэмин итүне җайга салырга ярдәм итәргә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: