Зәй офыклары

Татарстан Республикасы Гарантия фонды 300дән артык йөкләмә бирде

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2022 елның беренче яртыеллыгында 1,17 миллиард сумлык 300дән артык йөкләмә биргән.

Ел саен бирелгән йөкләмәләр күләме һәм саны арта бара, быел күрсәткечләр 54 процентка һәм 81 процентка артты. Бу турыда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр, шул исәптән үзмәшгульләрне дә кертеп, 3,2 миллиард сумнан артык акча җәлеп итәргә ярдәм итте.

Чималга бәяләр үсүгә китергән санкцияләр шартларында бурычка алынган акчалар, нигездә, касса аермасын каплауга юнәлдерелгән. Гарантия ярдәменә барыннан да ешрак сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсеннән эшмәкәрләр, җитештерүчеләр, аграрийлар һәм төзелеш компанияләре республиканың барлык районнарыннан диярлек мөрәҗәгать иткән.

 

Эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Гарантия фондының бердәм кредит бирү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Аның белгечләре түләүсез нигездә отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм банкларга заявка җибәрергә ярдәм итәчәк.

Гарантия ярдәме алу мөмкинлегенә үз бизнесыңны тикшерергә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны Гарантия фонды сайтында, шулай ук телефон аша белергә мөмкин: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: