Татарстан Росреестры өлешчеләр (дольщик) һәм төзүчеләр өчен туры эфир уздырачак
12 августта, Төзүчеләр көне алдыннан, 11.00 сәгатьтә, төзелеш компанияләре вәкилләре, шулай ук өлешләп (дольщик) төзүдә катнашучылар өчен «ВКонтакте» да турыдан-туры эфир булачак.
Аны үткәрү барышында Татарстан Росреестры эксперты Альбина Алексеева йорт салучылар һәм өлешчеләрдә (дольщик) күчемсез милекне теркәгәндә барлыкка килә торган актуаль сорауларны яктыртачак, шулай ук өлешләп төзү (дольщик) өлкәсендәге законнардагы төп үзгәрешләрне аңлатачак.
Турыдан - туры эфирны төзелеш компаниясе вәкиле Эльвира Галәветдинова үткәрәчәк.
Үз сорауларыгызны хәзер үк Татарстан Росреестрының «ВК» дагы рәсми битендә мессенджерга җибәрә аласыз - https://vk.com/rosreestr16
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев