Зәй офыклары

Татарстан сайлау участоклары битлек, перчаткалар һәм антисептика белән тәэмин ителде

ТР Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларны оештыру өчен шәхси саклану чараларын вакытыннан алда сатып алды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Без алдагы сайлау кампаниясе вакытында территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә барлык шәхси саклану чараларын тәэмин итү буенча эшне бер айга иртәрәк төгәллибез, - диде Кондратьев ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында. Ул ассызыклаганча, сайлауларның куркынычсызлыгы һәм легитимлыгы мәсьәләләренә беренче чиратта игътибар биреләчәк. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренә караганда, татарстанлыларның иминлеге турында кайгыртып, сайлау системасы әгъзалары Covid-19га каршы вакцинациядә актив катнаша.

"Безнең бүгенге көндә, районына карап,  участок һәм территориаль комиссияләр эшендә катнашучыларның 47 проценттан 53 процентка кадәр кеше прививка ясаттылар. Шулай ук авырып, ревакцияләнүчеләр дә бар. Сайлау комиссияләре системасының гомуми саклануы 60 процент дәрәҗәсендә», - диде Кондратьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: