Зәй офыклары

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында вакцинаның беренче дозасыннан соң QR-кодларны ничек бирәчәкләрен аңлаттылар

Татарстанда бүгенге көннән көченә кергән ТР Хөкүмәте карары нигезендә вакцинаның беренче компонентыннан соң вакытлы QR-кодлар биреләчәк.

"Безнең бурыч - бүген бу эшне башлау",- дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков "Татар-информ" МА пресс-конференциясендә.

Министр урынбасары кеше яңалыкка кадәр привиканың беренче компонентын ясаткан очракта, кулларда вакцинация турында таныклык яки дәүләт хезмәтләрендә беренче этап турында мәгълүмат булырга тиеш, әлеге документлар белән QR-код артыннан беркетелгән урын буенча поликлиникага килергә мөмкин, дип аңлатты.

Поликлиникада беренче прививканы ясаучыларга вакытлы QR-код шунда ук биреләчәк.

Әгәр вакцинация мобиль пунктта уза икән – кодны шунда ук бирү мөмкинлеге булмаса, беренче компонент белән прививкаларны  үз дәваханәсенә яки вакцинация пунктында көнендә шул учреждениеләр медиклары кизү торган оешмага җибәрәчәкләр.

Өйдә прививканы алучыларга мобиль бригадалар ярдәмендә вакцинация ясаган яки яшәү урыны буенча үтәгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: