Зәй офыклары

Кама Аланы янында трассада җиңел машина һәм бензовоз бәрелешкән

Фаҗига Түбән Кама районында булган.

Кичә - 28 ноябрьдә Түбән Кама районы Кама Аланы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел автомобиль каршы як полосага чыгып, бензовоз белән бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә ике автомобиль дә кюветка төшкән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинадагы өч кеше зыян күргән: өлкән яшьтәге ике кеше һәм хатын-кыз. Зыян күрүчеләрнең барысын да  медицина учреждениесенә алып киткәннәр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: