Зәй офыклары

Татарстан ЮХИДИ идарәсе һава торышының үзгәрүен хәбәр итә

Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе 24-25 ноябрьдә һава шартларының начарлануын, республика территориясендә һава температурасының 12 градуска кадәр төшүен, урыны белән юеш кар, буран, көчле бозлавык, җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәген хәбәр итә.

Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш ителә. Трассада тизлек режимын контрольдә тоту, кискен маневрлардан сак булу һәм тормозга кинәт басуны булдырмау алымнарын сайлау мөһим.
Җәяүлеләргә аеруча игътибарлы булырга, бары тик билгеләнгән урыннарда гына юл аша чыгарга, хәрәкәт итә торган транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска кирәк.
Юл инспекторлары барлык юл хәрәкәтендә катнашучылары үтә игътибарлы булырга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: