Зәй офыклары

Татарстанда 1521 га мәйданда урман торгызу һәм урман утырту үткәрелде

Татарстанда "Экология" илкүләм проекты кысаларындагы "Урманнарны саклау" федераль проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" региональ проекты буенча берничә эш төгәлләнде.

Мәсәлән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре тарафыннан 1521,1 га мәйданда урман культуралары утырту эшләре үткәрелде, шул исәптән ясалма урман торгызу – 1412,5 га (планның 100 проценты), урман үрчетү – 104,6 га (100 процент), катнаш урман торгызу – 4 га (100 процент).

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда республикада региональ проект буенча 3619,1 га мәйданда урманнарны яңадан торгызу буенча чаралар башкарылачак, җәйге һәм көзге чорда 2098 га мәйданда табигый урман торгызуга ярдәм итү буенча эшләр башкарылачак, шулай ук ел дәвамында 11,4 тоннадан да ким булмаган төп урман барлыкка китерүче  орлык әзерләнәчәк һәм 30,9 миллион данәдән дә ким булмаган стандарт утырту материалы үстереләчәк.

"Калган барлык эшләр дә билгеләнгән агротехник срокларда тиешле таләпләргә туры китереп башкарылачак, - дип шәрехләде министрлыкның урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. - Орлык материалының төп өлеше агымдагы елның сентябрь һәм октябрь айларында әзерләнәчәк. Болар - имән, өрәңге,  корычагач (ясень) һәм юкә орлыклары. Шулай ук чәчүлекләрне үстерү күләмен арттыру өстенлекле бурыч булып кала, шуңа күрә питомниклардагы чәчүлекләрне карауга аерым игътибар биреләчәк".

Моннан тыш, 2022 елның язгы урман культуралары сезоны кысаларында урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан 2193 га мәйданда (54  процент) урман культураларын тулыландыру, базислы урман питомникларында 21 га (100 процент) орлык чәчү эшләре башкарылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: