Зәй офыклары

Татарстанда һава торышы начарлана

Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә.

30 ноябрьдә республикада һава шартлары начарланачак. Көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, җил урыны белән  секундына 25 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтәләр синоптиклар.

Автомобильнең төзек икәнлеген тикшермичә юлларга чыкмагыз. Шулай ук иминлекне тәэмин итә торган тизлекне сайларга тырышыгыз. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юлга каршы хәрәкәт итү полосасына чыкканда, сак булыгыз. Иминлек каешларын эләктерергә онытмагыз. Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар бары тик җәяүлеләр кичүе һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына чыгарга тиеш. Юл аркылы чыкканда кечкенә баланы кулыгыздан җибәрмәгез. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә кирәк. Юл аша чыкканда да, олы юлларда да җәяүле ерактан ук күренергә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: