Зәй офыклары

Татарстанда балаларны Covid-19дан вакциналаштыруга керештеләр

Кичә Татарстанга яшүсмерләр өчен яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаның беренче партиясе килде һәм республика поликлиникаларына таратылды.

Барлыгы 2880 "Спутник М"  комплекты алынды. Бу вакцина - өлкәннәр өчен "Спутник-V" препаратының биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Әлеге концентрация антитәнчекләр дәрәҗәсен кирәкле кадәрле эшләп чыгару өчен җитәрлек. Вакцинаны эшләп чыгаручыларның сүзләренә караганда, прививкага иммун җавап өлкәннәр белән чагыштырганда яшүсмерләрдә яхшырак барлыкка килә.
12-15 яшьлек балаларга вакцинация ата-аналар ризалыгы белән үткәреләчәк, ә 15 яшьтән өлкәнрәкләр документны мөстәкыйль, үзләре дә тутыра алачаклар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында прививка ясату өчен территориаль поликлиникага үзенең участок педиатрыңа дәүләт хезмәтләре аша язылырга кирәк, дип аңлаттылар.
Балаларны вакциналаштыру алдыннан педиатр караячак. Табиб тән температурасын һәм кан басымын үлчәячәк, баланың үз-үзен ничек хис итүе белән кызыксыначак.
Вакцинациядән соң беренче ике көндә тән температурасының күтәрелүе, үзеңне начар хис итү, буыннар һәм мускуллар авыртуы, укол урыны кычыту яки әчетеп тору булырга мөмкин, ди табиблар.
Беренче компонентны кертү өчен каршылыклар:
- вакцинаның нинди дә булса компонентын яки вакцинаны кабул итә алмау (гиперчувствительность к компонентам вакцины);
- авыр аллергия реакцияләре булу;
- 12 яшькә кадәрле балалар.
Көчле йогышлы авырулар, хроник авырулар кискенләшү очракларында вакцинацияне терелгәннән соң 2-4 атнадан үткәрәләр. Артык авыр булмаган ОРВИ, ашказаны-эчәк тракты авырулары булганда  вакцинацияне тән температурасы нормальләшкәннән соң үткәрәләр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: