Зәй офыклары

Татарстанда яңа салым режимына 18 мең эшмәкәр күчәргә мөмкин

Татарстанда 1 июльдән «салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» дигән яңа салым режимы кертелә. Аңа республиканың 18 мең эшкуары күчә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин сөйләде.

«Безнең мәгълүмат ресурслары буенча без якынча 18 мең салым түләүчегә әлеге системаны кулланырга уңайлы булыр дип санадык», — дип билгеләп үтте Федераль салым хезмәте вәкиле.

Татарстанда һәм Россиянең тагын өч төбәгендә-Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә-эксперимент башлана: эшкуарлар яңа салым режимына — автоматлаштырылган салым салуның гадиләштерелгән системасына күчәргә мөмкин.

Бу махсус салым режимы, анда эшкуарлар өчен хисап тулысынча диярлек гамәлдән чыгарыла, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә. Салым ставкасы керемнәрнең 8% ын тәшкил итәчәк, ягъни бу табышның 20% ы дигән сүз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: