Зәй офыклары

Татарстанда яшь юл инспекторлары өчен "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы старт алды

Татарстанда "Куркынычсыз тәгәрмәч" хәрәкәте яшь юл инспекторларының XXVIII республика конкурсы башланды, ул Түбән Кама районындагы "Кама Артекы" үзәгендә уза. Бу бәйге Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә багышланган программа нигезендә үткәрелә.

Чараның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм законнарны үтәүче буын тәрбияләү, балаларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасы формалаштыру, урамда һәм юлларда балаларның имгәнүләрен кисәтү.

Конкурста 9-11 яшьләрдәге 84 укучы катнаша, алар моңа кадәр район һәм шәһәр этапларында җиңеп чыкканнар. Аларны дүртәр кешелек командаларга берләштергәннәр. Балаларга шәхси һәм команда зачетларында көрәшергә туры киләчәк: кем иң яхшысы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә һәм беренче ярдәм күрсәтә ала,  аннары командалар велосипедчы күнекмәләрен күрсәтәчәк.

Шулай ук юлда үз-үзеңне тоту нигезләрен белү буенча теоретик имтихан да узарга туры киләчәк. Конкурс нәтиҗәләре 20 майда билгеле булачак. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Фото ТР ЮХИДИ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: