Зәй офыклары

Татарстанда Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын оештыруга конкурс бара

Татарстанда Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын оештыруга конкурс башланды.

- Бүген без яшьләр белән эшләүнең яңа форматлары кирәклеге турында сөйлибез. Барлык министрлык һәм ведомство вәкилләрен дә бу эшкә актив кушылуларын сорыйм, чөнки нәкъ менә яшьләр – Россия үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашуда. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Яшьләр хөкүмәте - Министрлар Кабинеты каршындагы төрле юнәлешләрдә яшьләргә ярдәм итү чараларын үстерү буенча иҗтимагый совет.

Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары алдында түбәндәге бурычлар тора: квартал саен «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар үткәрү, агымдагы ведомство дәүләт программалары һәм ярдәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирү, проект офисларының эшен алып бару (яшьләр өчен актуаль проектларны гамәлгә ашыру), Татарстанда яшьләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары буенча анализ  формалаштыру, шулай ук һәр ведомствода яшьләр белән эшне анализлау.

Гаризалар 2022 елның 27 июненнән 27 июленә кадәр сайтта кабул ителә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: