Зәй офыклары

Татарстанда үзмәшгульләр саны 132 меңнән артып киткән

Татарстанда үзмәшгульләрнең табышы 9,5 миллиард сумга кадәр арткан, ә үзмәшгуль гражданнар саны 132 меңнән артып китте, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы икътисад министрлыгында.

2020 ел нәтиҗәләренә күз салсак, узган ел республикада 102 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән булган.
“Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм фонды “Самозанятые” микрозаймын алуда кешеләргә ярдәм күрсәтә. Ел башыннан Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды микрофинанслау үзәге 6,3 миллион сумнан артыклык 44 микрозайм биргән. Агымдагы елның 1 июньнән ташламалы микрозайм буенча максималь процент ставкасы РФ үзәк банкына тәңгәлләштерелеп 5,5% ка кадәр киметелде, элек ул 6% ка тигез иде.
"Фондтан алынган акчаларны үзмәшгульләр җиһазлар, чимал һәм товарлар, төзелеш материаллары, махсус техника сатып алуга тота. Ташламалы микрозаймнарның иң күп өлеше хезмәт күрсәтү тармагы белән бәйле үзмәшгульлек эшчәнлегенә, ягъни чәчтарашханә, чәчәк студияләре, такси йөртүчеләре, хәтта маркетинг хезмәтләренә җәлеп ителгән”, - дип сөйләде Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм итү фондының микрофинанслау үзәге җитәкчесе Вячеслав Соловьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: