Зәй офыклары

Татарстанда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан

Быелның тугыз аенда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 55 кеше һәлак булган, бу юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булган кешеләрнең 25 процентын тәшкил итә.

Республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, беренче яртыеллыкта 27 җәяүле үлсә, алдагы өч айда 28 кеше һәлак булган. Җәяүлеләрне бәрдерүнең иң зур чоры тәүлекнең караңгы вакытында туры килә, күпчелек очракта алар киемдә яктылык кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр. Җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләрне бәрдерү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 86 проценткака арткан.


25 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан «Җәяүле» профилактик чарасы уза. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә яктылык кайтаручы элементлар кулланмавы, светофорның тыю сигналына яки юл аркылы чыгу урыннарында җәяүлеләр тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча максатчан эш оештырылды.


ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Җәяүлеләр кичүе алдыннан машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратларында, юлны җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарында гына, ә чатларда тротуарлар яки юл читендә генә чыгарга кирәклеген истә тотарга тиеш. Юл аша чыгарга транспорт чарасы шоферының хәрәкәттә өстенлек бирүенә инанып кына рөхсәт ителә.


Юл аркылы чыкканда һәм юл чите буйлап хәрәкәт иткәндә, тәүлекнең караңгы вакытында яки күрмәү шартларында җәяүлеләрнең яктылыкны кире кайтаручы элементлары булырга һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә тиеш. Яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдалану җәяүлеләргә һәм торак пунктларда хәрәкәт иткәндә киңәш ителде. Фараларның якын уты кабызылган автомобиль хәрәкәтендә машина йөртүче караңгыда җәяүлене күреп ала торган ара 50 метрга тигез. Бу юлдан качмас өчен җитәрлек түгел. Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элемент булса, бу ара 200 метрга кадәр арта. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: