Зәй офыклары

"Татмедиа" АҖ журналларына һәм газеталарына ташламалы бәядән язылырга мөмкин

6 декабрьдән башлап Россия почтасы бүлекчәләрендә 2022 елның беренче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт алды.

"Татмедиа" АҖ газета-журналларына язылу декадасы чорында 13 процент ташлама белән рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Ташламалы язылу декадасының инициаторы - "Россия Почтасы" акционерлык җәмгыяте.
"Татмедиа" АҖ укучыларга популяр "Сөембикә", "Идел", "Сәхнә" журналларына, "Казан"  журналына, "Казанские ведомости" газетасына, "Татарстан" журналына, шулай ук район вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итә. "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Көмеш кыңгырау" татар балалар басмаларына да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Газета - журналларга язылу илнең барлык почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерелә. Шулай ук tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн-язылудан да файдаланырга мөмкин.

Ташламалы язылу декадасы 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: