Зәй офыклары

Түбәнбишлеләр шикәр чөгендере ала

Зәй районы басу-кырларында шикәр чөгендере алу тулы куәтенә бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 21 сентябрьгә район буенча чөгендер 5853 гектарда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 64 процентында эш башкарылган дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 239 центнер тәшкил итә. Чөгендер казуга 12 “Ропа” комбайны җәлеп ителгән.
“Зәй” агрофирмасы исә уңдырышлылык буенча алдынгылыкны тота. Агрофирманың “Тукай” бүлекчәсендә эш оешкан төстә бара. Биредә Түбән Биш авылы янәшәсендәге басуда татлы тамыр алуда дүрт комбайн эшли. Киек казлар кебек басу иңләүче комбайннарны күреп күңел сөенә.

-Агымдагы елда “Тукай” бүлекчәсенең әлеге басуында 190 гектар мәйданда шикәр чөгендере иртә яздан чәчелгән иде. Аңа кадәр көзен җир яхшы итеп эшкәртелде. Җәен әлеге мәйдан чүп үләннәренә каршы өч мәртәбә эшкәртелде, бер мәртәбә яфрактан тукландырылды. Аннан ике мәртәбә рәт аралары эшкәртелде, - ди “Тукай” бүлекчәсе агрономы Шамил Асаев.

Җәй үтә эссе, коры килүгә карамастан, барлык технологик таләпләрне үтәү нәтиҗәсендә, уңыш әлеге басуда ярыйсы - гектарыннан 240- 270 центнер тәшкил итә. Тир түгелсә, җирдә уңыш булмый калмый, дип юкка әйтмиләрдер.
Комбайнчылар һава торышының коры булуыннан файдаланып, бер минутны да исраф итмичә эшли. Әлеге агрофирма һәм бүлекчәдә үз эшенең осталары булган комбайнчылар хезмәт куя. Алар – Айнур Шәйхиев, Расим Мөфтиев, Илнар Вәлиев, Айдар Галимов, Илсур Юнысов, Ринат Яхин, Ривал Гыйләҗев, Раил Шакирҗанов.
Айнур Шәйхиевнең “Ропа” комбайнында икенче елын чөгендер алуы.

-Узган ел хәтеремдә мул уңышлы ел булып кереп калса, агымдагы елда уңыш бермә-бер ким. Ә менә әлеге басуда уңыш ярыйсы күренә, кәефебез күтәренке, -ди Айнур.

Чөгендер казу белән беррәттән, чималны басулардан чыгару эше дә бара. Бу көннәрдә “Зәй” агрофирмасының “Шепкә” бүлекчәсе басуларыннан чөгендер чыгарыла, аннан чират башка бүлекчәләргә җитә. Погрузчикларда Дмитрий Исаичев, Айрат Сафин чимал төяү белән мәшгульләр.
Бүгенге көндә шикәр заводы тулы куәтенә эшли. Завод кагат кырына 257999 тоннадан артык шикәр чөгендере кабул ителгән, шуның 108814 мең тоннасы - Зәй районы агрофирмаларыннан. Биредә тәүлегенә 6500 тонна чөгендер эшкәртелә. Барлыгы 137577 тонна чимал эшкәртелеп, 21510 тонна шикәр комы алынган. Шикәрлелек 19,37 процент тәшкил итә.
Аграрийлар алдында 10 октябрьгә чөгендер казу эшен төгәлләү бурычы тора.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: