Зәй офыклары

«Театраль Идел буе» фестивале өчен иң яхшы афишага конкурс старт алды

Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар арасында «Театраль Идел буе» округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителде.

2021-2022 елларда «Театраль Идел буе» яшьләр театр коллективлары фестивале Идел буе федераль округының иҗтимагый проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, мәдәни күзаллауларын киңәйтү, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар тудыру максатыннан үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты оештыра.

Бәйгедә 6 - 17, 18 - 30 яшьлекләр катнаша ала.

Конкурска рәсемнәр, компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр кабул ителә.

Гаризалар 2022 елның 25 гыйнварына кадәр theatres.fest@mail.ru электрон адресына кабул ителә («афишалар конкурсы» тамгасы белән). Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән Конктеатральноеприволжье.рф сайтында танышырга мөмкин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: