Зәй офыклары

Үтенеч-гозерләр тыңлана

Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эшен дәвам итә. Үткән шимбәдә мондый пункт Югары Пәнәче һәм Бигеш авыллары халкы үтенеч-гозерләре, проблемаларын тыңлады. Мобиль иҗтимагый кабул итү пункты урнашкан автобус моннан өч ел элек республика программасы буенча авыл уртасында сафка баскан Югары Пәнәче клубы каршына килеп туктады....

Татарстан районнарында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү пунктлары эшен дәвам итә. Үткән шимбәдә мондый пункт Югары Пәнәче һәм Бигеш авыллары халкы үтенеч-гозерләре, проблемаларын тыңлады.

Мобиль иҗтимагый кабул итү пункты урнашкан автобус моннан өч ел элек республика программасы буенча авыл уртасында сафка баскан Югары Пәнәче клубы каршына килеп туктады. Палаткалар корылып, халыкны ачык һавада кабул итү өчен мөмкинлекләр тудырылды. Кабул итүгә беренчеләрдән булып авылның почта элемтәсе хезмәткәре Эльмира Шакирова килде. Эльмира ханым турыдан-туры халык белән эшли, аларның борчулары- проблемалары белән яши. Ул су проблемасын күтәрде. Җәен авылның икенче очында яшәүчеләргә су килеп җитми икән, кемнәрдер бакчасына су агызып ята, ә беришләр суга кытлык кичерә.

- Югары Пәнәчедә өстәмә су скважинасы казып булмасмы, авылда су проблемасы бетәр иде, - дип, авыл халкы үтенечен җиткерде Эльмира Шакирова.

Кабул итүгә Урта Пәнәчедә яшәүче, сатучы булып хезмәт куючы Гөлнур Морозова да килде. Гөлнур - әлеге авылга килен булып төшеп, авылны үз итеп, аның сулышын тоеп яши, һәрнәрсәдә актив, Пәнәче Җыенын оештырып, аны алып баручыларның берсе.

-Урта Пәнәче - күп кенә күренекле якташлар үстергән авыл, керәшен халкы йолалары, гореф-гадәтләрен саклыйсы иде, моның өчен клуб кирәк. Авылда республикасы программасы буенча мәдәни учак төзеп булмасмы икән, ниятебез тормышка ашса, без бик шат булыр идек, - диде Гөлнур Морозова.

Бу көнне кабул итү пунктына Бура-Киртә авылында да программа буенча клуб төзеп булмасмы икән, дигән үтенеч белән килделәр. Әлеге авылда 164 хуҗалык исәпләнә, аларда 320 кеше яши. Тулаем алганда, Бура-Киртәдә 30 яшькә кадәр 38 егет-кыз бар. Клуб исә авылның бер башында урнашкан мәктәп бинасында. Авыл буеннан буена ике чакрым озынлыкта, өлкән кешеләргә клубка йөрү өчен шактый ерак ара бу. Авыл уртасында заманча клуб булдыру теләге бар буракиртәлеләрнең. Ике ел элек биредә заманча модульле ФАП төзелеп, файдалануга тапшырылган иде.

Кабул итү пунктына җирлек халкы бер-бер артлы килә торды. Мәгариф ветераны, авыл активы Зәйтүнә апа Хөсәенова исә җирлек, район башлыгы, республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерергә килгән иде.

- Авылда җәен су проблемасы булгалый, ул да халыкның сансызлыгы аркасында гына. Болай зур проблемалар юк дияр идем, пай җирләренә печән, салам алдык, терлек асрарга була. Районда исә зур үзгәрешләр бара, республикада тотрыклылык хөкем сөрә, төрле дини конфессияләргә тигез караш, йола-бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә, ил-көннәр тыныч булсын, шулай имин яшик, - диде Зәйтүнә апа.

Көннең икенче яртысында кабул итүләр Бигеш авылында узды.

Биредә иҗтимагый кабул итү пунктына барлыгы 12 кеше мөрәҗәгать итте, мөрәҗәгатьләрнең күбесе бигешлеләрдән керде. Халыкны күпчелек су проблемасы борчый, яңа урамнарны төзекләндерәсе, газ-су кертәсе иде, дигән үтенечләр дә булды. III төркем инвалидларга каралган ташламаларны яңадан карыйсы иде дигән сорау, шәхси характердагы үтенечләр дә булды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә игътибар белән тыңланды, сораулар язып алынды.

Мондый мобиль иҗтимагый кабул итү пункты 3 сентябрьдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда һәм Сәвәләй авылында оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: