Зәй офыклары

Тимур Какохо Дәүләт Думасына сайлауларга күзәтүчеләрне әзерләү ничек алып барылуы турында сөйләде

Татарстанда сайлау участокларында барлыгы 14 мең күзәтүче эшләячәк.

Татарстанда күзәтүчеләр актив рәвештә үз эшләренә кереште, сайлау участокларында булганда, алар сайлау процессы артыннан мониторинг үткәрәләр һәм ситуацион үзәккә мәгълүмат җибәрәләр. Республикада барлыгы 14 мең күзәтүче эшләячәк. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә "Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчеләр корпусы" лекторы Тимур Какохо сөйләде. Бу турыда "Казанские ведомости" хәбәр итә.

«Күп кенә күзәтүчеләр бу эш белән беренче ел гына шөгыльләнмиләр, алар үз хокуклары һәм бурычлары турында яхшы беләләр, быел без практик яссылыкка күбрәк басым ясадык», — диде спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, әгәр дә күзәтүче ниндидер штаттан тыш хәлне күрә икән, аңа үзенең кесә телефонын алырга һәм булган хәлләрне камерада теркәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сайлау участокларында 14 меңгә якын күзәтүче эшли, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн — 17-19 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: