Зәй офыклары

ТР Экология министрлыгы: Өч ел эчендә Татарстан экологиягә 9,6 миллиард сум акча кертте

Соңгы өч елда Татарстанда 9,6 миллиард сумлык табигатьне саклау буенча чаралар гамәлгә ашырылган, шул исәптән федераль бюджеттан 6,6 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Казанда узган брифингта хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" МА.

- 2022-2024 елларга тагын 64 чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Күп кенә проектлар буенча федераль программаларга кертү өчен документлар әзерләү бара. „Экология“ илкүләм проектын тормышка ашыруның өч ел эчендә Татарстанда 35 чара башкарылган. 2021 елда Татарстан Республикасы „Экология“ илкүләм проектының дүрт федераль проектында катнашты, болар - "Иделне савыктыру", "Чиста ил", "Урманнарны саклау", "Уникаль су объектларын саклау", — диде ул.

Киләсе өч елга финанслауның гомуми күләме 13,2 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуларның 10 миллиард сумнан артыгы — федераль бюджет акчалары. 2022 елдан башлап республика тагын бер федераль проектта катнашачак - "Россия территориясендә суның тискәре йогынтысыннан саклау һәм гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү".

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: