Зәй офыклары

Урак темпы арта бара

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Инде барлык фермерлар да уракка кереште.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев әйтүенчә,  бөртекле культураларны җыйнау эше яхшы темплар  белән алып  барыла. Шул рәвешле  район буенча 13 мең гектар мәйданнан бөртеклеләр җыеп алынган, 29651 мең тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарыннан уртача 22, 9 центнер тирәсе.
 Басуларда борчак суктыру эшләре төгәлләнде,  борчак культурасы  1,1 мең гектарда игелгән иде. Көзге бодай җыйнау эшләре дә тәмамланып килә. 21 июльгә Татарстан   Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, 10218  гектар мәйданда көзге бодай җыелган, 24,9 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 24,9 центнер тәшкил итә.
Узган ялларда комбайнчылар арпа суктыруга да керештеләр. Әлеге культура районда барлыгы 14 мең гектардан артык мәйданда игелде.   Аның уңышы гектарыннан 18-19 центнер  тәшкил итә. Бүгенге көнгә арпа 1648 гектар мәйданда җыелган, 2983 тонна суктырылган. 
--Бу көннәрдә шифалы яңгырлар ява. Бу куанычлы, билгеле, явым-төшем техник культуралар –чөгендер, рапс, көнбагыш өчен бик файдалы, -ди  Фәргать Камалиев.
 Басуларда «Агрокөч» акционерлык җәмгыятенең 47  комбайны һәм 12 крестян-фермер хуҗалыгы  комбайннары эшли. Тимер ат иярләүчеләр ал-ялны белми булган уңышны җыйный. 22 июльгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча,  «Зәй» агрофирмасыннан  Айрат Уразманов алда бара, ул  “Тукано”да  939  тонна ашлык суктырды. Шулай ук Рөстәм Мөхәммәтдинов “Тукано” комбайнында  - 923, Ирек  Хәсәншин “Лексион” маркалы комбайнда 903 тонна ашлык суктырды. «Восток» агрофирмасыннан Марат Ногманов “Тукано” комбайнында – 916; Руслан Хәйруллин “Нью Холланд” та - 823, Илдус  Фәтхуллин “Торум”да  761 тонна ашлык суктырырга өлгерде. «Зәй шикәре» агрофирмасыннан Михаил  Никандров “Нью холланд” комбайнда – 601, Шәйхенур Миннекәев “Нью-Холланд” комбайнында - 513, Илдар Хафизов “Нью-Холланд” комбайнында 500 тонна ашлык җыйнады. 
Басуларда күңелле хезмәт гөрелтесе, комбанчылар булган ашлыкны вакытында, югалтуларсыз җыйнарга тырыша. Бу көннәрдә булган яңгырлар басу-кырларга иркен сулыш алырга, комбайнчыларга бераз ял итәргә мөмкинлек бирде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: