Зәй офыклары

Узган атнада Зәйдә 4 исерек машина йөртүче тоткарланган

Зәйнең юл хәрәкәте иминлеге сагы инспекторлары узган атна дәвамында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 4 машина йөртүче тоткарланган.

Шулар арасыннан 20 июль көнне тоткарланган 25 яшьлек ир-егет инде идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә руль артына исерек хәлдә утырган. Хәзер  аңа карата  РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча эш кузгату өчен материаллар җыела.  

Исегезгә төшерәбез: РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән «исерек» килеш идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар.
РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф салуны, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә кушуны, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: