Зәй офыклары

Узган атнада Зәйдә руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган өч машина йөртүче тоткарланган

Шәһәр-районда 25 юл һәлакәте теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган өч кеше тоткарланган.

17-23 гыйнварда  район эчке эшләр бүлегенә төрле  хокук бозулар турында 189 хәбәр һәм гариза кергән. Алар арасында 1се – сексуаль характердагы көчләү факты; 3се – урлашу; 1се – хакимият вәкилен мыскыл итү; 1се - хакимият вәкиленә карата көч куллану; 2се -  үтерү белән янау.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 248 беркетмә төзелгән, шуның 170се– ЮХИДИ линиясе буенча. Шәһәр-районда 25 юл һәлакәте теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланган хәлдә утырган өч кеше тоткарланган.

 “Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы машина йөртүчеләр үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя.  Юлларда исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөрегез”, - дип кисәтә зәйлеләрне район ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Рамил Гарифуллин.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: