Зәй офыклары

Узган шимбәдә «Энергетик» Мәдәният сараенда Зәй шикәр заводының 55 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Зур корпоратив-тармак тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Россия шикәр җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Бодин, «Агрокөч» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев, «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова, алдынгы хезмәткәрләр һәм җитештерү ветераннары катнашты.

Чарада районның шикәр җитештерүчеләре адресына күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләре яңгырады, күп кенә хезмәткәрләр дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелде. Район башлыгы Разиф Галиевич үзенең сәламләү чыгышында шикәр заводы үсешенең төп этаплары, аның тарихы, шикәр кайнату эшендә башлап йөрүчеләр, заманча предприятиенең районның социаль-икътисади үсешендәге роле турында сөйләде. "Бүгенге ветераннар завод төзеп кенә калмыйча, аның киләчәктәге үсеше һәм чәчәк атуына нигез дә салды. Алар үз хезмәтләре белән дан, хөрмәт һәм тирән рәхмәтебезгә лаек», - диде Разиф Галиевич. Шулай ук ул зәйлеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән котлады, барысына да ныклы сәламәтлек, игелек һәм иминлек теләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: