Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Узган тәүлектә өч зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 204 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 204  яңа  очрагы теркәлгән, дүртесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 68  кеше хастаханәгә салынган, 136  кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 107, Чаллыда – 31, Теләче  районында – 7, Түбән Кама, Әлмәт  районнарында – алтышар,  Чүпрәле районында – биш, Бөгелмә, Питрәч районнарында – дүртәр, Алабуга, Зәй, Лаеш районнарында  –  өчәр, Актаныш, Апас, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск,  Минзәлә, Тукай  районнарында  – икешәр, Азнакай, Алексеевск, Арча, Әтнә, Биектау, Кама Тамагы, Нурлат, Саба, Тәтеш, Чистай, Ютазы районнарында - берәр очрак теркәлгән.

7 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның  39 657 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 32 864  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 2 115 923  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 654 123е  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев