Зәй офыклары

Узган тәүлектә өч зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 506 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 506 яңа  очрагы теркәлгән, сигезе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 70 кеше хастаханәләргә салынган, 436 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 215, Чаллыда – 93, Чистайда – 48, Нурлатта – 24, Түбән Камада – 17, Буа районында – 12, Минзәлә районында – 10, Әлмәттә -8 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Биектау, Питрәч районнарында – җидешәр, Лениногорск районында – алты,  Апас, Лаеш, Тукай районында – бишәр, Югары Ослан, Мамадыш, Сарман, Кукмара районнарында – дүртәр, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнарында – өчәр, Аксубай, Алексеевск, Арча, Яшел Үзән районнарында – икешәр, Әтнә, Балтач районнарында берәр очрак теркәлгән.

29 гынварга  Татарстанда COVID-19ның 47 536 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 38 939 кеше терелде, шул исәптән 130 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 2 398 942 кешегә вакцина  ясалган. Шуларның 1 885 652се вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Бу тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 6 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1955, 1941 елгы хатын-кызлар һәм 1952, 1942, 1955, 1941 елгы ике ир-ат вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Пандемия башыннан 29 гыйнварга  республикада 1582  үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: