Зәй офыклары

Узган тәүлектә тагын алты зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 235 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 235  яңа  очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 71  кеше хастаханәгә салынган, 164 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 107, Яшел Үзәндә – 34,  Чаллыда - 25, Чүпрәле районында – 12, Биектау  районында – 9, Зәй, Балык Бистәсе районнарында – алтышар, Саба районында – биш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач районнарында – дүртәр, Кукмара, Тәтеш районнарында – өчәр, Кама Тамагы, Тукай  районнарында  – икешәр, Алабуга, Лаеш, Минзәлә, Нурлат, Ютазы  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

1 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның  38 288 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 31 736  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 2 047 692  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 550 698е  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: