Зәй офыклары

Узган тәүлектә тагын бер зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 60 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 60 яңа  очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 24 кеше хастаханәләргә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 20, Чаллыда – унике кешегә коронавирус диагнозы куелган. Тукай районында – алты, Нурлатта – дүрт, Әлмәт, Алабуга районнарында - өчәр, Актаныш, Лениногорск, Түбән Кама  районнарында – икешәр, Аксубай, Зәй, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

28 сентябрьгә  Татарстанда COVID-19ның 26 942 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 23 163 кеше терелде, шул исәптән 49 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Бүгенге көнгә 1 080 174 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 947 523е – вакцинаның икенче компонентын ясатты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: