Зәй офыклары

Узган тәүлектә тагын өч зәйлегә COVID-19 диагнозы куйганнар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 135 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 135  яңа  очрагы теркәлгән, җидесе – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 31 кеше хастаханәгә салынган, 104  кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 69, Чаллыда – 25, Аксубай, Түбән Кама, Нурлат районнарында – бишәр, Югары Ослан, Зәй районнарында – өчәр, Азнакай, Яшел Үзән, Минзәлә, Ютазы районнарында  – икешәр, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Чистай   районнарында - берәр очрак теркәлгән.

22 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның  29 239 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 24 478  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 367 881  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 000 787  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:


- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;


- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;


- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;


- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;


- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: