Зәй офыклары

Узган тәүлектә тагын ике зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 58 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 58 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 24 кеше хастаханәләргә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 21, Чаллыда – унҗиде кешегә коронавирус диагнозы куелган. Лаешты – дүрт, Әлмәт районында – өч, Зәй, Түбән Камада – икешәр, Актаныш, Арча, Баулы, Алабуга, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Чистай  районнарында берәр очрак теркәлгән.

19 сентябрьгә  Татарстанда COVID-19ның 26 432 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 22 912 кеше терелде, шул исәптән 7 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: