Зәй офыклары

Вакцинация темпы сакланса, Татарстанда күмәк иммунитет декабрь ахырында формалашыр, дип көтелә

Узган тәүлектә Татарстанда 30 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

Татарстанлылар коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуны актив дәвам иткән очракта, Татарстанда күмәк иммунитет декабрьнең икенче яртысында формалашачак. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

«Вакцинация темплары сакланса, планны декабрьнең икенче яртысында үтәячәкбез», - диде спикер.

Узган тәүлектә Татарстанда 30 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

Республикада 100 мең кешегә вакцинация узган 171 пациент туры килә. Альмир Абашев моның Россиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе булуын әйтте.

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, 60 яшьтән узган кешеләр арасында, алар чирне авыр кичерүгә дә карамастан, вакцинация темплары югары түгел.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: