Зәй офыклары

Валентина Куликова: Балалар иҗат йорты гомуми һәм өстәмә белем бирүдә интеграцияләүне тәэмин итә

Зәй балалар иҗат йорты шәһәр-районның барлык мәктәпләре белән хезмәттәшлек итә. Әлеге өстәмә белем бирү учреждениесенең мәктәпләр базасында эшчәнлекнең 6 юнәлеш буенча 79 берләшмә эшли, аларда 1500дән артык бала шөгыльләнә.

-Балалар иҗат йортында укучылар һәм укытучылар өчен мастер-класслар һәм күргәзмәләр оештырыла, шулай ук муниципаль психологик-медицина-педагогик комиссия утырышлары, педагог-оештыручылар, педагог-психологлар, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучы-логопедлары методик берләшмәләре үткәрелә. Шулай итеп, гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү тәэмин ителә.


2019 елдан без "Казан талантлар ачык университеты 2.0" автономияле коммерциячел булмаган оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Без сәләтле балалар белән эшләү буенча проект эшләдек. "Тренинг-класс" конкурсында катнаштык, аның нәтиҗәләре буенча җиңү яуладык. Учреждениегә 235 000 сумлык җиһазлар бирелде. Хәзерге вакытта безнең педагоглар тәрбияләнүчеләр белән бүгенге көндә популяр булган компетенцияләр (инициативалылык, ачыклык, лидерлык, булдыклылык Һ.б.) буенча тренинглар үткәрәләр. КФУның Алабуга институтындагы «Балалар университеты» белән дә инде берничә ел хезмәттәшлек итәбез. «Балалар университеты» кысаларында безнең "Умка" берләшмәсенә йөрүче балалар Алабуга дәүләт педагогика институты укытучылары үткәрә торган дәресләрдә катнашалар, - диде балалар иҗат йорты директоры Валентина Куликова.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: