Зәй офыклары

Яңгырлы, көчле җилле табигать стихиясе Зәйне дә читләтеп үтмәде

Озак вакыт булмый торган яңгыр зәйлеләрне сөендерсә, көчле җил чыгып яңгыр килү кайбер хуҗалыкларга зыян салып көендерде. Зәй шәһәре һәм авылларында агачлар аву очраклары шактый теркәлгән, бу уңайдан райондашлар социаль челтәрләрдә дә еш уртаклаштылар.

Шәһәр урамнарында да юлларга ауган агачларны күрергә туры килде, бәхеткә кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Ә менә электр чыбыкларына, газ торбалары өстенә төшкән агач ботаклары әлбәттә, куркыныч тудыра. Мирный бистәсендә шундый зур агач ботагы мәсәлән, газ торбасын бөккән, электр чыбыгын асылындырган.

-   20 июльдә булып узган табигать стихиясеннән соң кичтән үк безнең хезмәткә гражданнардан ауган агачлар турында хәбәр итеп  күп шалтырату килде, аларның кайберләре газүткәргеч торбаларга зыян салган. Ә  районның берничә торак пунктында электр энергиясе өзелде. Камышлы авылыннан бер йорт хуҗасы шалтыратып безгә түбәсенең җимерелүе турында хәбәр итте. Әлбәттә, кешеләргә тиз арада ярдәм итү өчен  районның барлык җаваплы хезмәтләре оператив режимда эшләде, - дип сөйләде Зәй янгын сүндерү һәм коткару хезмәте гарнизоны башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Петров.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, мондый көтелмәгән табигать стихияләренең кабатлану очрагы бик ихтимал. Владимир Петров район халкыннан, бигрәк тә һәр шәхси секторда  яшәүчеләрдән хуҗалык корылмаларын ныгытырга сорый, һәртөрле саклык чараларын күрү мөһимлеген кисәтә. Алга таба да көчле яңгырлар, боз яву,  җил булу ихтималы зур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: