Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты келәмендә милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Дәрәҗәле ярышта 31 төбәктән 140 көрәшче бил алышты.
Башкалабыз Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты келәмендә милли көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда 31 төбәктән 140 көрәшче бил алышты. Шунысы игътибарга лаек, илкүләм чемпионатта авырлыгы 130 килограммнан артмаган егетләр ярышын Зәйдә туып, Әлмәт өчен бил алышучы Радик Сәлахов отты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз