Зәй офыклары

Ял көннәрендә Татарстанда кырау төшәргә мөмкин

Атна ахырында Татарстанда төнлә суыклар көтелә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге тараткан фаразлар шуны күрсәтә.

Бүген - 18 майда һәм пәнҗешәмбе, 19 майда, төбәк циклонның тыл өлешендә кала. Вакыты белән яңгырлар явачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Бүген республикада көндез кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә.  Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, көндез +10..+15 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 20 майда һәм шимбә көнне, 21 майда, Татарстан түбән атмосфера басымы кыры йогынтысында калачак. Димәк, республикага салкын һәм яңгырлы һава торышы килә.

Төнлә һава температурасы +1..+6 градуска кадәр булачак, өстәвенә, туфракта һәм һавада урыны белән -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез +7..+12 градуска кадәр җылыта.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: