Зәй офыклары

«Җәяүле» операциясе узды

Әлеге чара юлларда җәяүлеләрнең зыян күрүенә юл куймау, кисәтү максатыннан оештырыла. Бу уңайдан республикада һәм Зәйдә аны үткәрү тәртибе турында район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин белән сөйләштек.

- Рамил Галиәхмәтович, статистика мәгълүматлары буенча җәяүлеләр  юлларда үзләрен ничек тота?
- Җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренә игътибар бирелмәү очракларының кабатланып торуы борчуга сала, әлбәттә. Татарстан буенча караганда, агымдагы елның 5 аенда җәяүлеләр катнашында килеп  чыккан һәлакәтләр саны - 348. Аларда 25 кеше үлгән, 333е җәрәхәтләнгән. Җәяүлеләрнең зыян күрүе күпчелек очракта махсус билгеләнмәгән юлны аркылы чыгу урыннарында була. Мәсәлән, барлык аварияләрнең 189ы шундый урыннарда булган һәм 23 кеше үлгән, 171е яраланган. Әлеге саннар җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре сәбәпле, аяныч хәлләргә юлыгуы турында сөйли. Шуңа да, әлеге аяныч нәтиҗәләрне булдырмау, кисәтү максатында “Җәяүле” профилактик операциясе үткәрелә. Быел ул 13-20 июньдә узды.
-  Зәйдә ситуация ничек бәяләнә? “Җәяүле” операциясе үткәрү тәртибенә дә тукталсагыз иде.
- Быел Зәйдә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күрде, шуларның 2се - балалар. 13-22 июньдә Татарстан Республикасында җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне профилактикалау максатыннан ведомствоара «Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә. Аның кысаларында юлларда хокук бозуларны кисәтү буенча эш көчәйтелде. Операция барышында безнең инспекторлар машина йөртүчеләрнең   җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәүләре, ә җәяүлеләрнең тиеш булмаган  урыннардан машина юлы аша чыгуы һәм светофорның тыю сигналына чыгулары, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә булган урыннарда  яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланмавы  буенча җитди тикшерүләр үткәрәләр. Моннан тыш, урам-юл челтәрен карап тоту кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтелә, аның кысаларында юл кырыйларының, тротуарларның һәм җәяүлеләр юлларының торышына, юл читендәге коймаларның бөтенлегенә аерым игътибар бирелә, юлларның яктыртылышы аерым күзәтүдә була. Шулай ук  җәяүлеләрдән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү  таләп ителә. Әле шушы көннәрдә генә безнең хезмәткәрләр 10 җәяүлегә карата кагыйдәләрне үтәмәгән өчен беркетмә төзеде. Алар барысы да -  өлкән кешеләр. Ә алардан балалар үрнәк ала, димәк, һәр гамәлне җаваплылык белән, уйлап эшләргә кирәк. Сезнең илтифатсызлыгыгыз сәбәпле, үзегез тән җәрәхәте алу, машина йөртүченең бәлагә юлыгу ихтималы зур.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: