Зәй офыклары

Яшь белгечләр Зәйгә эшкә кайта

Бүген 5 Зәй кызы Түбән Кама медицина колледжын тәмамлап, кулларына шәфкать туташы белгечлеге дипломы алды. Алар барысы да дүрт ел буе бер группада бер-берсе белән дус-тату булып, ярдәмләшеп укыдылар.

Практикаларын да Зәй дәваханәсендә уздылар. Һәм менә сайлаган һөнәрләре буенча туган төбәкләренә – Зәй дәваханәсенә эшкә кайтырга карар кылдылар.

Күзләре янып, яшьлек дәрте ташып торган кызларыбыз белән таныштырыйк. Алар – Юлия Ермолаева, Елизавета Мартемьянова, Венера Коронова, Дарья Викулова, Зилә Фәрхетдинова.
Медицина тармагында кадрлар җитмәү мәсьәләсе илкүләм проблема санала. Ә яшь кызларыбызның  башка яшьләр зур шәһәрләргә ашкынганда туган төбәкләренә кайтулары – сөенечле күренеш. “Үзләре яшь, аларга бары тик 19-20 яшь кенә, ә эшләре җаваплы. Укыганда да Зәй кызлары үзләрен үрнәк итеп күрсәтте, тырышып укыдылар. Зәйдә практика үткәндә дә алар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, алар турыда мактау сүзләре килде”, – ди кураторлары Эльмира Фоатовна Нәфыйкова.

Без кызларыбызга уңышлар телибез, яраткан һөнәрләре бәхет китерсен, яңа перспективаларга юл ачсын, рәхмәтле пациентлар һәм шатлыклы мизгелләре күп булсын дип телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: