Зәй офыклары

Яшьлек таулар күчерә

Илдар Габдуллин туган төбәгендә хезмәт куюы, тормыш алып баруы белән бәхетле. Ул – Иске Зәй егете.

27 июнь – Россия яшьләре көне. Яшьлек - һәр кешенең тормышында искиткеч матур чор гына түгел, аерым күңел халәте дә. Ул - сыналулар, эзләнүләр, иң кыю хыялларны ачу һәм тормышка ашыру вакыты. Яшь чакта кеше кыйммәтле тәҗрибә туплый, якты киләчәк турында хыяллана. Шул уңайдан туган төбәгендә тырыш  хезмәт куючы, актив яшьләребезне газетабыз битләрендә яктыртырга булдык.
Габдуллиннар гаиләсе  йорт салып, Иске Зәйдә яши. Бу яшь гаилә яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәргә тырыша. Гомумән, үз алдыңа куелган максатыңа ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Бу Илдар белән Ольганың икесенә дә хас сыйфатлар. Ольга – Түбән Кама кызы.  Ә алар Илдарның апасы аша танышалар. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш иткән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Илдар Оляны бер күрүдә ошата. 
Бүген Габдуллиннар яшәгән йорт урамга бер  ямь биреп тора, биредә уңган-булган тырыш хуҗалар яшәгәне күренеп тора. Илдарның кулыннан бар нәрсә дә килә — агач эшен дә белә, кирәк булса, тимерне дә эретеп ябыштыра ала. Кул кушырып утыруны белмиләр бу гаиләдә. Ял вакытларын да күбрәк бакчада эшләп уздыралар. Ә иң куанычлысы - өйдә балалар тавышы. Бу йортның иң матур бизәкләре, иң гүзәл чәчәкләре – кызлары белән уллары: Әмиргә – 4, Ильданага 3 яшь.
Ольга Түбән Камага йөреп,  Илдар “Агрокөч-Логистика” җәмгыятендә  5 ел эшли. Ул куәтле заманча техника иярли. 
“Челленджер тракторында эшлим. Язын  культивация, аннан туфрак эшкәртү, җир сөрү белән мәшгульбез.  Трактор тәүлек буе эшли, шуңа күрә алмашлап хезмәттәшем белән эшлибез. Миңа басу-кырларда хезмәт кую бик ошый. Кыр эшләре вакытында, өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайту да ялыктырмый яраткан хезмәттә”, -ди ул. 
-Илдар - үз эшен төгәл һәм сыйфатлы итеп башкаручы егет. Шуңа да аңа заманча куәтле тракторның берсендә эшләргә ышанып тапшырылды. Ел саен киеренке чорда ул трактор руле артына утыра һәм үз хезмәте белән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә зур өлеш кертә. Эштә алган тәҗрибәсе аңа укуында да ярдәм итә, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлеге җитәкчесе Марсель Рәхмәтов.
Быел ул Казан дәүләт аграр университетын (читтән торып) тәмамлый, дипломын яклаган инде, бүген - 24 июньдә диплом алырга бара. Без Илдарга һәм аның гаиләсенә алга таба да уңышлар, сынатмыйча, үрнәк гаилә булып яшәүләрен телибез.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: