Зәй офыклары

Яшьләр сәясәте буенча 33 проектка 28 млн. сумга якын акча бүленә

Социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен районнарда яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсына йомгак ясалды. Иң яхшы 33 проект 28 млн. сумга якын акча алачак. Исегезгә төшерәбез, грант конкурсының гомуми бюджеты 50 млн.сум тәшкил итә.

Муниципалитетларда яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсы-моңарчы күрелмәгән программа, аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Без яшәү урынына карамастан, бөтен яшьләр өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Бу инфраструктурага да, авыл яшьләре катнаша ала торган проектларга да кагыла. 30дан артык проект билгеләнгән инде, алар үз идеяләрен тормышка ашыру өчен грант акчалары алачак. Шул ук вакытта 27 июньдә конкурсның икенче дулкыны башлана, анда гариза бирергә өлгермәүчеләр катнаша ала», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: