Зәй офыклары

"Язмыш" - "Шәһри Казан"ның яңа саны дөнья күрде

“Шәһри Казан. Язмыш” – яңа санны күрдеңме әле?

Зур язучылар аны язучыга санамый, ә укучылары бөтен китапларын сатып алып бетерә. Сыер савучы булырга теләгән Зифә Кадыйрова феномены һәм язмышы.

Бертуган энесенең өч баласын алып кайтып тәрбияли башлый алар. Алар килгәндә, балаларның памперслары да атналар буе алмаштырылмаган була...

Әлмәт кызы Элина элеккеге иренә баласын ышандырып тапшыра, ә ире, баланы урлап, Сочига кача – ана белән бала язмышы...

Миңа 25 яшь булганда, үземнән өлкәнрәк ир белән таныштым һәм... аларның гаиләләрен җимердем. Өлкәнәйдем. Бер яшь кәнтәй минем дә иремне урлады. Язмыш бумерангы...

Илсөя начар юлга басты. 17 яшендә кызлыгын югалтып, дистәләгән егетне сөендерде. Һәм үзенә санап бетергесез чир-авыру җыйды. Татлы мәхәббәттән башланган кызның үкенечле язмышы...

Инстаграмда кызлар яки егетләр белән танышып буламы? Була. Бер лайктан башланган мәхәббәт тарихлары...

Бу һәм башка язмалар “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының чираттагы санында. Тормыш турында яңа газета!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: