Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Җыеннарда халыкны борчыган мәсьәләләр карала

Зәйдә район җитәкчелегенең урыннарга чыгып халык белән аралашуы, башкарылган эшләргә хисап тотуы, проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү - мөһим эш алымнарының берсе.

Билгеле булганча, мондый җыеннар шәһәр бистәләрендә, хезмәт коллективларында, авыл җирлекләрендә ярты ел саен үтә. Кичә агымдагы елның алты ае нәтиҗәләре буенча җыеннарның беренчесе 4нче мәктәптә шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр, Воздвиженка, Карамалы бистәләре халкы катнашында узды.
 

Башта территориаль иҗтимагый үзәк җитәкчеләре, депутатлар җыелышка килүчеләрне шәхси сораулары буенча кабул иттетләр. Ә җыенда төп доклад белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады.
- Районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренең төп күрсәткечләре буенча агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында уңай динамика күзәтелә. Зәй предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан 24,5 млрд сумлык товар җитештереп сатылды. Бу, 2021 елның шул чоры белән чагыштырганда, 123 процент тәшкил итә. Икътисадтагы уңышлар хезмәт хакын да күтәрергә мөмкинлек бирде (агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында уртача хезмәт хакы 37,2 мең сум тәшкил итте, узган елның шул чорында ул 33,1 мең сум булган). Эре предприятиеләребезнең берсе булган ГРЭС бу чорда 1,916 млрд киловатт-сәгать электр энергиясе эшләп чыгарды. "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧШдә хезмәт җитештерүчәнлеге бер эшләүчегә 661,0 мең сум тәшкил итте, уртача айлык хезмәт хакы 65 мең сумнан артып китте. Шикәр заводында чөгендер кертү трактын һәм юу бүлекләрен проектлауга 1,5 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертү планлаштырыла. 15 августта 9 мең гектарга якын мәйдан биләгән шикәр чөгендерен казый башлыйбыз. «ТЕХНО заводы» ҖЧШ соңгы биш елда продукцияне сату һәм куллану базарын шактый киңәйтте. 2020 елдан теплицада яшелчә культуралары үстерүчеләр өчен яңа төр продукция - "Агро" минераль мамыгы җитештерелә башлады. 2022 елның беренче яртысында бер хезмәткәргә продукция җитештерү 8,5 млн сум тәшкил итте. "Югары көчәнеш астында эш үзәге" - Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә көчәнеш астында эшләүчеләрне әзерләү буенча бердәнбер укыту үзәге. Биш ел эчендә биредә 9 меңнән артык кеше белем алды. Һәм әлбәттә инде, иң мөһим тармак булып авыл хуҗалыгы тора. Басуларыбызда кызу урак өсте. Авыл халкы ихтыяҗына карап, "Агрокөч" АҖ саламны торак пунктларга якын басуларда калдыра, саламга бернинди чикләүләр юк. Быел 18 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла.

Төзелеш тармагы өстенлекле булып кала. Торак төзелешен алга таба үстерү 4нче микрорайонда бара. Анда 24 фатирлы яңа йорт төзелде, тагын берничә күпкатлы йорт төзү күздә тотыла. «Безнең ишегалды» бишьеллык программасы кысаларында Зәй районында күпфатирлы йортлар арасындагы 175 ишегалды ремонтланачак. 2020 елда – 45, 2021 елда 35 ишегалды территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, 2022 елда 53 ишегалды территориясе төзекләндерелә.
 

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Гүлкин, Яңа Спас авылларында, «Татнефть» ГАҖ гранты акчасына Урсайда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Шулай ук илкүләм проект кысаларында хатын-кызлар консультациясе бинасына капиталь ремонт эшләре башкарылды. “Татнефть” хәйрия фонды программасында катнашып алынган грант исәбенә азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалды.
 

Мәгариф учреждениеләре дә яңа уку елына әзерләнә. Августта 35нче бистәдә яңа бассейн төзи башлау планлаштырыла, ә киләсе елда "Яшьләр" паркы территориясендә никахлашу сарае төзеләчәк, - диде район башлыгы, мөһим эшләргә тукталып.
 

Җыен барышында район җитәкчелегенә сораулар белән Воздвиженка бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Биредә яшәүчеләрне Мишин урамында артезиан суы булмавы борчый, шулай ук бистәдә интернет, балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары булмау, ЮЛ урамына ясалма калкулыклар, тротуар ясау, яктырту элементлары урнаштыру кирәк булуы ассызыкланды.
 

- Балалар мәйданчыгына килгәндә, махсус спорт мәйданчыгын әлеге бистәгә урнаштыру планлаштырылды, программа буенча аны булдыру күз уңында, бары тик бистә халкы белән сөйләшеп, аны кайда урнаштыру мәсьәләсе турында фикерләшәсе бар, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Чапков.
 

Ә интернет сентябрь-октябрь айларында үткәреләчәк. Мишин урамына су үткәрүгә 20 млн сум акча кирәк, аны киләсе ел программасына кертү планы бар, дип аңлатты район башкарма комитетының инфраструктура буенча урынбасары Ринат Хаҗипов.
 

- Халыкның яшәү шартлары өчен мөһим булган һәр мәсьәләне чишүгә без барлык мөмкинлекләрне кулланырга риза. Шунысы бар, һәр эшне алдан планлаштырып махсус программаларга кереп башкару кирәк, ә бу вакыт сорый. Воздвиженка бистәсендә яшәүчеләр белән аерым очрашып фикерләшергә, эшләрне планлаштырырга кирәк, - диде Разиф Кәримов.
 

Җыен барышында эчке эшләр бүлегенең участок полиция хезмәткәре мошенниклардан саклану мөһимлегенә басым ясады, башка хокук бозу чараларына тукталды. Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе җитәкчесе Галина Камышова шәһәрнең үзәк өлешендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне көзен йорт алларына бергәләп күпъеллык чәчәкләр утыртуга кушылырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев