Зәй офыклары

Ышанычлы киләчәк өчен

27 июньдә Казанның теннис үзәгендә Татарстан Президентын сайлауларда катнашырга дәгъва итүче кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы уза. Бу дата Татарстан Президенты вазифасына лаеклы кандидатлар тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү үткәрү буенча инициатив төркемнең чираттагы утырышында билгеләнгән иде. 13 майдан 5 июньгә кадәр алдан тавыш бирүне үткәрү буенча 12 иҗтимагый оешма...

27 июньдә Казанның теннис үзәгендә Татарстан Президентын сайлауларда катнашырга дәгъва итүче кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы уза. Бу дата Татарстан Президенты вазифасына лаеклы кандидатлар тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү үткәрү буенча инициатив төркемнең чираттагы утырышында билгеләнгән иде.

13 майдан 5 июньгә кадәр алдан тавыш бирүне үткәрү буенча 12 иҗтимагый оешма шунда ук Президент праймеризында катнашу өчен республика лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Алар төрле берләшмә вәкилләре - ТР эшмәкәрләр һәм предприятие, ТР авыл хуҗалыгы кулланучылар һәм крестьян хуҗалыклары, фермерлар ассоциацияләре, Татарстан Республикасы студентлар лигасы, Казанның "Без бергә" тәрбиягә бала алган иҗтимагый, республика ветераннар оешмалары. Бу, билгеле, очраклы түгел, чөнки республиканың тотрыклы үсеше һәм Татарстанның лидерлык күрсәткечләре - Рөстәм Миңнехановның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Праймеризга башка иҗтимагый оешмалар тарафыннан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм сәясәтче Олег Морозов тәкъдим ителде. Әлеге очрашу нәтиҗәсе буенча сайлаучылар, тавыш бирү юлы белән, дүрт кандидатның өчесен сайлаячак. Праймериз нәтиҗәсе буенча "Бердәм Россия" партиясе конференциядә ТР Президенты постына кандидат тәкъдим итәчәк. "Бердәм Россия" партиясе Татарстан бүлеге конференциясе июль башында узачак.

Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән сайлау-чылар исемлегенә "Бердәм Россия" партиясеннән - 818, иҗтимагый оешмалардан 818әр кеше кергән. Алар - Татарстан шәһәр округлары һәм муниципаль район вәкилләре. Араларында пенсионерлар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, гомумән, барлык социаль катлау вәкилләре бар. Исәпләү комиссиясендә 35 кеше эшләячәк.

Казанда Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга дәгъва итүче кандидатларның сайлаучылар белән очрашуында Зәйдән 29 сайлаучы катнаша. Алар - "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән, иҗтимагый оешмалар - "ТР Аграр яшьләр", "ТР Ватан" берләшмәләре, "Волонтерлар хәрәкәтен үстерү үзәге", "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте, "Россия студентлары" отряды, "ТР көрәш федерациясе", "ТР Журналистлар берлеге"ннән вәкилләр. Аларның кайберләренең фикерләре белән кызыксынабыз. Шуларның берсе - Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева. Югары Мәлем - районда үрнәк җирлекләрнең берсе. Әлеге җирлек ике авылны берләштерә. Фәнзия Николаева - депутатлар белән актив эшләүче җитәкче, ул бу вазифаны дистә елдан артык зур тырышлык куеп башкара.

- Районда "Бердәм Россия" уздырган праймеризларда җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатларның иң ышанычлыларына тавыш бирдек, бу юлы да шулай булачак. Бүген Татарстан Россиянең башка субъектларыннан бер башка өстен, һәр башлангычта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Моңа кадәр республикабызда җирлекләр үсешенә зур игътибар бирелеп килде. Аның алга таба да шулай булачагына шигем юк, ә бу, билгеле, ил җитәкчесе кем булудан тора, - ди Фәнзия Николаева.

Зәй сайлаучылары арасында иң яше - "ТР көрәш федерациясе" тәкъдим иткән Чыбыклы авылы егете Зөлфәт Хәмидуллин. Аңа 19 яшь, ул - Әлмәт дәүләт нефть институты студенты. Милли көрәш белән 2004 елдан шөгыльләнә. Ул әлеге спорт төреннән берничә мәртәбә район һәм республика ярышлары призеры һәм җиңүчесе булды. Моннан ике ел элек ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган турнирда VI урын алды. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша Зөлфәт. Группадашлары һәм көрәштәшләре арасында хөрмәткә лаек. Ул ил-көн вакыйгалары, сәясәт белән кызыксына.

- Миңа шундый ышаныч белдерүләре белән чиксез горурланам, билгеле. Әмма бу миңа зур җаваплылык та өсти. Россиядә әйдәп баручы, тотрыклы үсештәге төбәкләрнең берсе булган республика башында кемнең торачагына битараф түгелмен, Татарстанның алга таба да үсүен, камилләшүен телим, шуңа да праймеризда иң лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирәчәкмен, - ди Зөлфәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: