Зәй офыклары

"Йолдызлык"та күңелле (Фоторепортаж)

"Йолдызлык" балалар ял лагере быел яшь дусларын матурланып, үзгәрешләр белән каршы алды. Республика программасы буенча төзелгән заманча спорт һәм ачык һавада тренажер мәйданчыгы, яңа беседкалар лагерьда ял итүчеләрнең иң яраткан урыннарына әйләнде. Әле алга таба да "Йолдызлык"та заманча шартлар тудыруда зур үзгәрешләр көтелә. -Мин бу лагерьда берничә ел рәттән ял...

"Йолдызлык" балалар ял лагере быел яшь дусларын матурланып, үзгәрешләр белән каршы алды. Республика программасы буенча төзелгән заманча спорт һәм ачык һавада тренажер мәйданчыгы, яңа беседкалар лагерьда ял итүчеләрнең иң яраткан урыннарына әйләнде. Әле алга таба да "Йолдызлык"та заманча шартлар тудыруда зур үзгәрешләр көтелә.

-Мин бу лагерьда берничә ел рәттән ял итәм. Үзебезнең район территориясендә, саф һавалы нарат урманы эчендә урнашуы белән якын ул миңа. Хәзер исә лагерьда күңелгә хуш килерлек үзгәрешләр башлануы сөендерә. Спорт мәйданчыгыннан чыгасы да килми,биредә эстафета, командалы уеннар өчен дә шартлар уңайлы итеп ясалган, - ди Илсөяр Солтанова.

Июнь башыннан балаларны кабул итәргә керешкән лагерьда беренча сменада - 116, икенче сменада 124 бала ял иткән. Бүгенге көндә өченче сменада 126 бала җәйге каникулларын кызыклы да, файдалы да тиеп үткәрәләр. Балалар уеннар оештыруны көтеп кенә утырмыйлар, үзләре дә кызыклы идеяләрне әйдаманнар белән уртаклашып, отрядлар арасында ярышлар оештыралар. Мәсәлән, ашханә тәрәзәләренә ясалган Җир шарындагы тынычлыкны саклауга чакырган, матур тормыш алып баруны хуплаган үзенчәлекле рәсем-кул эшләре әллә кайдан игътибарны җәлеп итә. Аны балалар үзләре тәкъдим итте, дип елмая лагерь хезмәткәре Роза Гатауллина.

Өченче сменада каратистлар да ял итә. Нарат күләгәсендә аларның тирләп-пешеп шөгыльләнүләрен, һәр хәрәкәтне төгәл башкаруга омтылуларын күзәтү - үзе бер хозурлык.

- Бүген "Йолдызлык"та 8-15 яшьлек каратист 28 егет-кыз шөгыльләнә. Бу балалар ялы белән бергә яңа сезонга әзерлек этабы да булып тора. Без лагерьдагы ял-уен программаларында какнашудан тыш, балалар белән тренировкаларны да даими төстә үткәрәбез. Гомумән, районда 100дән артык бала каратэ белән мавыга. Ә җәйге ял вакытында "Йолдызлык"та ата-аналар соравы буенча без менә шундый җыеннар оештырабыз, - ди тренер Алексей Ревин.

Лагерьның алдагы планнар белән кызыксынып, лагерь башлыгы Ольга Тугашева белән дә сөйләштек. Ул киләсе сезонда "Йолдызлык"ның аеруча үзенчәлекле төс алачагы белән уртаклашты.

- Без балалар ял лагерьларын төзекләндерү буенча республика программасына кердек. Дүртенче сменада балалар ялы төгәлләнүгә, суүткәргеч торбаларны алыштыру, корпусларга су үткәрү эшен башлау планлаштырыла. Шулай ук корпусларны заманча төзекләндерү дә күздә тотыла. Бу эшләр өчен 6 миллион сум акча республика бюджетыннан бирелә. Кыскасы, алдагы җәйгә "Йолдызлык" тагын да матураеп, уңайлы яшәү шартлары артып каршы алачак балаларны, - ди Ольга Тугашева.Йол

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: