Зәй офыклары

Йорт фасадлары бизәлә

Зәйдә күпкатлы йортларга капиталь төзекләндерү эшләре алып барылу белән беррәттән, аларның кайберләре фасадларына муларлар ясала.

Узган ел граффити стилендә эшләүче рәссамнәр шәһәребезнең  Ленин урамы 25, 27, 29, 34нче йортлары һәм Ленин урамының 32нче йорты белән кибет арасындага аркага оригиналь рәсемнәр төшергән иде. Рәссамнар әлеге бистәдә яшәүчеләр, яшьләр һәм балалар фикерләрен тыңлап, шул ук вакытта туган як тарихын өйрәнү музеенда шәһәр тарихы белән танышып, алда аталган йортларны берләштереп торучы рәсемнәр сюжетын уйлады. Ленин урамы 34нче йорт ян фасадына исә самавыр рәсеме ясалды. Әлеге мулар әллә каян күренеп тора.
-Ян кыр диварына самавыр рәсеме  ясалган йортыбыз кырыннан  беркем дә игътибарсыз узмый. Бик кунакчыл кешеләр яшидер бу йортта, диючеләр шактый. Йортыбыз фасадында мондый рәсемнең булуына бик куанабыз һәм горурланабыз, - ди Ленин урамы 34нче йортында яшәүчеләр.
Рәссамнарның берсе исә «Алтынчәч» балалар бакчасы территориясендә складның арткы стенасына һәм өч урам верандасына рәсемнәр ясады. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да әлеге рәсемнәргә битараф түгел. Гомумән, мондый муларлар олысы-кечесен рәсем сәнгате белән кызыксынуга этәрә, эстетик тәрбия бирә.
Шунысы игътибарга лаек, мондый масштабтагы эш Зәйдә быел да оештырыла. Быел исә Яңа шәһәрдәге 26нчы йорт фасадына гына рәсем төшерелде.
-Әлеге йорт юлаучыларга, шәһәр халкына әллә каян күренеп тора. Бу йортта алдагы елларда төзекләндерү эшләре башкарылган иде инде, -ди башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов.
Әлеге рәсем гаилә кыйммәтләрен, гаиләдә бала туу, татар милли мәдәнияте үсешен  алга сөрә. Әлеге мулар -  зәйлеләргә Зәйнең 370 еллыгы уңаеннан бүләк. 
Бу рәсемне якташыбыз Ләйсән Әюпова ясады. Ул тумышы белән Иске Зәйдән. Хәзер Әлмәттә яши. Чаллы педагогика институтының  сәнгать-графика бүлегендә укый. Башта мәктәптә эшли, аннан график рәсем ясауга алына. Узган ел башкалабыз Казанда биш катлы йортка киләчәккә йөз тоткан мурал ясый һәм аның белән фестивальдә уңышлы чыгыш ясый. Аның хезмәтенә зәйлеләр дә битараф калмый. Агымдагы елда аны халык телендәге «зәңгәр-су» районындагы 26нчы йорт фасадына  рәсем төшерергә чакырып алалар. Ләйсән бу йорт фасадына “Гаилә” дип аталган мулар ясый. Әлеге темага рәсем ясалу очрак-лы түгел: биредә яңа никах сарае төзеләчәк.
-Рәсем ясау җиңел булмады. Чөнки йорт биек, һава торышы да көйсез булды. Мулар ясауда абыем Илдар булышты. Ул миңа буяулар ташышты, –ди Ләйсән.
Якташыбыз эшчәнлеген Әлмәттә дәвам итә. Биредә бер оешма  гаражында аның чираттагы мулары пәйда булачак.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: