Зәй офыклары

Югары Пәнәче мәдәният хезмәткәрләре Яңа елга әзерләнә

Зәйдә быел да авылларда, шәһәрдә бәйрәм кәефе тудыру максатыннан “Кышкы әкият” бәйгесе игълан ителде.

Кышның беренче аена да аяк бастык. Календарьда - 1 декабрь!  Ел ахырына - түземсезлек белән көтеп алынучы Яңа ел бәйрәменә дә күп калмый. Быел  да авылларда, шәһәрдә бәйрәм кәефе тудыру максатыннан “Кышкы әкият” бәйгесе игълан ителде.

Авыл мәдәният йортлары да бәйгегә кушылып, биналарны бәйрәмгә бизәүгә кереште. Югары Пәнәче мәдәният йортында да шау-гөр килеп Яңа елга әзерләнү эше бара. 

“Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм, ул балачакка кайту һәм кабат тылсымга ышану вакыты.  "Салават күпере" һәм "Патриотлар" түгәрәгенә йөрүче балалар ясаган кар бөртекләре, шаян Кыш бабайлар мәдәният йортыбызны бизи. Яңа елга әзерләнү эше тулы куәттә бара”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Фотолар мәдәният йортыннан.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: